Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.03.2025, 12:55

Язгы каникулларда 10 мең Казан укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк

Сменалар шәһәрнең 165 мәгариф учреждениесе мәйданчыкларында узачак

Язгы каникул вакытында, 22 марттан 29 мартка кадәр, Казанның 165 мәгариф учреждениесендә лагерь сменасы узачак. 10 мең укучының ялын оештыру планлаштырылган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары лагерьга бушлай йөри ала. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, балалар мәктәп яны лагерьларында ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Ата-аналар өчен юллама бәясе бөтен сменага 272 сум тәшкил итә, ә калган чыгымнар республика бюджеты хисабына башкарыла.

Россиядә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан ителде. Шуңа күрә ял программасына ватанпәрвәрлек һәм Ватан геройларына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар кертелгән. Алар шулай ук гражданлык, ил, республика һәм Казанның хезмәт батырлыгы шәһәре буларак казанышлары өчен горурлык формалаштыруга юнәлдерелгән.

«Бу чаралар укучыларга мөһим тарихи вакыйгалар турында күбрәк белергә һәм үз Ватаннары өчен горурлык хисе һәм ата-бабаларының батырлыкларына хөрмәт уятырга ярдәм итәчәк», – дип йомгаклады Ирек Ризванов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.03.2025
Видеорепортаж
24.03.2025 13:35
1 апрельдән Казанда балаларны беренче сыйныфка һәм балалар бакчаларына кабул итү башлана
Барлык яңалыклар

Язгы каникулларда 10 мең Казан укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк

<p> Язгы каникул вакытында, 22 марттан 29 мартка кадәр, Казанның 165 мәгариф учреждениесендә лагерь сменасы узачак. 10 мең укучының ялын оештыру планлаштырылган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары лагерьга бушлай йөри ала. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте. </p> <p> Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, балалар мәктәп яны лагерьларында ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Ата-аналар өчен юллама бәясе бөтен сменага 272 сум тәшкил итә, ә калган чыгымнар республика бюджеты хисабына башкарыла. </p> <p> Россиядә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип игълан ителде. Шуңа күрә ял программасына ватанпәрвәрлек һәм Ватан геройларына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар кертелгән. Алар шулай ук гражданлык, ил, республика һәм Казанның хезмәт батырлыгы шәһәре буларак казанышлары өчен горурлык формалаштыруга юнәлдерелгән. </p> <p> «Бу чаралар укучыларга мөһим тарихи вакыйгалар турында күбрәк белергә һәм үз Ватаннары өчен горурлык хисе һәм ата-бабаларының батырлыкларына хөрмәт уятырга ярдәм итәчәк», – дип йомгаклады Ирек Ризванов. </p>