Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2018, 15:20

10 спектакль һәм 2 гала-концерт: февраль аенда Казанда Шаляпин фестивале узачак

Фестивальне Н.Римский-Корсаковның "Патша кәләше" опера премьерасы ачачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нчы декабрь). Киләсе елның 1 февраленнән 23 февраленә кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXVII Халыкара опера фестивале узачак. Аның программасын 10 спектакль һәм 2 гала-концерт тәшкил итәчәк.

Фестивальне Н.Римский-Корсаковның "Патша кәләше" ("Царская невеста") операсы премьерасы ачачак. Режиссер Михаил Панджавидзеның яңа спектакле классик өслүбтә сакланган, ә тамашачыларны технологик сценография, ачык стильле костюмнар көтә.

Илебез классикасының шедеврларын тәкъдим итүче опера блогын "Евгений Онегин" һәм "Пиковая дама" спектакльләре дәвам итәчәк, анда төп партияләрне Россиянең Зур театры солистлары башкарачак.

Программага чит ил композиторларыныңы спектакльләре керә - Дж.Пуччининың "Мадам Баттерфляй" һәм "Турандот", Дж.Вердиның "Аида", "Набукко" һәм "Травиата". "Набуккода" Германия җырчысы Борис Стаценко (Навуходоносор) һәм "Яңа Опера" солисты Виктория Ярова (Фенена) чыгышы көтелә.

Фестиваль программасын М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының чакырылган йолдызлары һәм солистлары катнашында ике гала-концерт төгәлләячәк.

Тулырак афиша kazan-opera.ru театрның рәсми сайтында урнаштырылган ("Афиша" бүлегендә).

Исегезгә төшерәбез, Ф.И.Шаляпин ис. халыкара опера фестивале - Россиянең опера сәнгатенең иң өлкән форумы. Фестивальгә 1982 елда нигез салына, аз гына вакыт эчендә ул Бөтенроссия (1985) һәм халыкара (1991) статусын ала.

Барлык яңалыклар