Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2022, 17:28

10 нчы сентябрьдә Казан белән Зөя арасында ретро-паровоз җибәрәчәкләр

Туристлар поездда йөреп кенә калмыйча, машинист кабинасын һәм машинаны ничек күмер белән ягуларын күрә алачак.

Фото: «Содружество» АҖ матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). 10 нчы сентябрьдә Казан белән Зөя арасында ретро-поезд җибәреләчәк. Барлык пассажирларны да утрау буенча күзәтү экскурсиясе һәм уникаль «Татар бистәсе» археологик агач музеена бару көтә.

Паровоз Казаннан үзәк тимер юл вокзалыннан 10:55 сәгатьтә китәчәк һәм Зөя станциясенә 12:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Туристлар борынгы паровозда йөреп кенә калмыйча, килеп җиткәч машинист кабинасына кереп карый, машинаны ничек күмер белән ягуларын да күрә алачак. Станциядән Зөя утравына кадәр пассажирларны махсус уңайлы автобусларда китерәчәкләр, анда төп истәлекле урыннарны карау белән күзәтү экскурсиясе узачак.

Кире юнәлештә поезд 17:05 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга 18:20 дә килә.

Билетларны Казан-1, Восстание, Юдино, Васильево һәм Яшел Үзән станцияләрендәге шәһәр яны тимер юл кассаларында алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.

Ретро поезд башында торган паровоз 1953 елда төзелгән. Л-3095 паровозларының беренче исеме – «Победа». Бу СССР тимер юлларының бөтен челтәрендә эксплуатацияләнгән иң яхшы һәм массакүләм совет паровозларының берсе. Тимер юлчылар арасында Л серияле паровозларны конструктор Лев Лебедянский хөрмәтенә «Лебедянка» дип атап йөрткәннәр.

Барлык яңалыклар