В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су белән тәэмин итүне туктату Гаврилов урамында урнашкан кайбер йортларга кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 10-нчы октябрьдә Казанның Яңа Савин районында урнашкан кайбер йортларда тәүлеккә якын су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
10-нчы октябрь 9.00 сәгатьтән 11-нче октябрь 6.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Гаврилов ур., 10а, 10в/1, 10в/2, 10д, 23, 23б, 23в, 28а, 28г.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыкка алдан ук су алып кую зарурлыгы хакында искәртә. Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.