Чарада пенсионерлар һәм пенсия яшенә җитеп килүче шәһәрлеләр катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 10-нчы октябрьдә Казанның Мәскәү районында вакансияләр ярминкәсе узачак, чарада пенсионерлар һәм пенсия яшенә җитеп килүче шәһәрлеләр катнаша ала.
Ярминкә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр районның Гагарин ур., 46 адресы буенча урнашкан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә була, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.