В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә барлыгы 35 татарстанлыда СОVID-19 ачыкланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Татарстанда 35 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, 34-е – контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылардан унар кеше – Казанда һәм Чаллыда, 3 кеше – Бөгелмә районында, икешәр кеше – Лениногорск, Түбән Кама һәм Сарман районнарында, берәр кеше Азнакай, Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Питрәч һәм Тәтеш районнарында яшиләр.
5-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 597 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 16 мең 606 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 6 кеше – узган тәүлектә.
Барлыгы 148 мең 467 кеше вакциналаштырылган, шуларның 97 мең 595-е икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8646 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 589 мең 540 кеше авырган, 4 млн 211 мең 133 кеше сәламәтләнгән, 100 мең 717 кеше үлгән.