Ярышлар 9-нчы августтан 13-нче августка кадәр өч программа буенча узган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы буенча уздырылган рус шашкалары чемпионатында Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге спорт мәктәбе укучылары 10 медаль яулаган.
Ярышлар 9-нчы августтан 13-нче августка кадәр өч программа буенча узган: классика, тиз һәм яшен тизлегендә. Ярышларда үзара Самара, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Пермь крае, шулай ук Удмуртия, Чуашстан, Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре көч сынашкан. Катнашучылар арасында 4 гроссмейстер, Россиянең 8 спорт мастеры, 27 спорт мастерлыгына кандидат һәм 15 беренче разрядчы булган.
Татарстан спорт мәктәбе укучылары 4 алтын, 4 көмеш һәм 2 бронза медаль яулаган. Классик программада ир-атлар арасында беренче урынны Дмитрий Цинман алган, хатын-кызлар арасында икенче һәм өченче урынны Ләйсән Насыйбуллина һәм Дарья Пигачева бүлешкән. Ир-атлар арасында тиз программада Денис Шогин һәм Дмитрий Цинман «алтын» һәм «көмеш» алган, хатын-кызлар арасында Дарьч Пигачева пьедесталның югары баскычында булган. Яшен тизлегендә программасында Дмитрий Цинман һәм Шамил Гаязов командага көмеш һәм бронза медаль, ә Дарья Шонина һәм Дарья Пигачева алтын һәм көмеш медальләр китергәннәр.
Әлеге җиңүләр ярдәмендә спортчылар рәсми булмаган команда зачетында зур аерма белән җиңүгә иреште, дип хәбәр итәләр Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка һәм го буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә.