Җыелган акчалар җитди авырулар белән көрәшүче балаларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). 10 март көнне Казанның "Әкият" концертлар залында "Пой, танцуй, твори добро" - "Җырла, бие, изгелек кыл 2019" хәйрия концерты узачак. Җыелган акчалар җитди авырулар белән көрәшүче һәм ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы балаларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
Хәйрия концертында татар эстрадасы йолдызлары катнашачак: Мөнир Рахмаев, Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар, "Ямьле" вокаль төркеме, Салават Миңнеханов, Рамил Закиров, "Болгар Кызлары" вокаль триосы, Илгиз Шәйхрәзиев һәм башкалар. Алып баручылар Айзилә Батырханова һәм Рәдиф Әхмәдиев булачак.
Концерт 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлана: Петербург ур., 57, дип хәбәр итәләр оештыручылар. Иганәгә билет сатып алу буенча барлык сораулар буенча казанлылар "Рональд Макдональд йорты" хәйрия социаль кунакханәсенә мөрәҗәгать итә ала: 8 (843) 237-36-23.