Акциягә экоактивист һәм блогер Кира Камалова кушылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Казанда Комсомол күлен чистарту буенча экологик акциядә катнашучылар 10 кубометр чамасы чүп-чар җыйган. Дәрвишләр бистәсендә 13-нче сентябрьдә сулык территориясен һәм аның янәшәсендәге урманны җыештыру эшләре узды.
Акция 60-лап катнашучыны – мәктәп укучыларын, җирле халыкны һәм Рус география җәмгыяте әгъзаларын берләштерде. Акциягә экоактивист һәм блогер Кира Камалова кушылды. Ул «Экогадәтләр турында 10 миф һәм аларны нәрсәгә алыштырырга» дигән темага лекция укыды.
Әйтергә кирәк, Комсомол күле быел чүп-чардан чистартылган җиденче сулык булды. Әлеге акцияне Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды.