Алар арасында Korston Club Hotel, «Ибис», «Ногай» һәм башкалар бар
Фото: Денис Гордийко
Хөкемдарлар өчен Korston Club Hotel, «Гранд Отель», ИТ-парк һәм «Регата» кунакханәләрендә номерлар әзерләнәчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен «Ибис», «Регина» (Петербург урамы), «Ногай», «Космос» һәм «Давыдов» кунакханәләренә урнаштырачаклар. Волонтерларга «Татарстан» кунакханәсендә һәм Универсиада авылы корпусларында урыннар каралган.
«Атна саен кунакханәләрдә булабыз. Аларда территорияне төзекләндерү, персоналның инглиз телен белү, менюга татар милли ашларын кертү һәм аны чит телләргә тәрҗемә итү белән бәйле мәсьәләләрнең хәл ителешен тикшерәбез», – дип өстәде спикер.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары Казанда 10-26 нчы июньдә узачак. Спорт программасы БРИКС илләрендә иң популяр булган 29 спорт төрен үз эченә ала. Турнирны үткәрү өчен 18 спорт объекты җәлеп ителәчәк.
Диана Жиленкова