В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). 10-нчы июньдә Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда тәүлек дәвамында су булмаячак. Бу ике суүткәргечне тоташтыру эшләрен башкару белән бәйле.
10-нчы июнь 9.00 сәгатьтән 11-нче июнь 9.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Гаспринский ур., 29, 31, Фатыйх Кәрим ур., 21, Нариманов ур., 45, 52, 66а, 39, 47, 47а, 48, 49, 51, 55, 56, 57, 57а, 58, 59, 60, 63, 66, 70/1, 70, Париж Коммунасы ур., 22/40 (мәчет), 24, 24а, 26, 35 (музей), Сара Садыйкова ур., 4а, 7, 10, 20, 4, 5, 6/22, 8/19, 9, 14, 15, 16 , 17, 25, 31, 35, Татарстан ур., 13/2, 45, 47, 52/72, 54, 13а, 40, 47а, 47б, 49а. Шулай ук түбәндәге урамнарда урнашкан йортлар да сусыз калачак: Мәҗит Гафури, Девятаев, Дулат Али, Зайцев, Ирек, Кызыл Татарстан, Мехчылар, Порт, Эш урам, Камил Якуб урамнары.
Сулы автоцистерналар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, мәктәпләрдә, шулай ук кабул ителгән гаризалар нигезендә башка урыннарда урнаштырылачак. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан үзләренә кирәк кадәр су туплап куюларын сорый.