Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2025, 11:14

10 июньдә Казанда җәйге донор акциясе узачак

Донорларны шулай ук бәйрәм атмосферасы һәм сувенирлар көтәчәк

10 июньдә Казанда Республика кан үзәгендә казанлылар донор акциясендә катнаша алачак. Чара Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган, ул ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә.

Кан доноры булып, 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы, донацияга каршы килми торган кеше була ала. Тәкъдимнәр белән сылтама буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин. Кан тапшыру өчен теркәлү узарга кирәк. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк. Акция 8:00 дән 12:00 гә кадәр узачак, бу хакта «Игелекле Казан» хәбәр итә.

10:00 нан барлык донорларны DonorSearch һәм Республика кан үзәгеннән бәйрәм рухы һәм сувенирлар, шулай ук Россия Красный Крестының Татарстан төбәк бүлегеннән беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер класс көтәчәк.

Акция «Игелекле Казан» белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары җәмгыяте, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелә.

Барлык яңалыклар