(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 10-нчы июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил - көньяк-көнбатыштан. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшен, боз булуы ихтимал. Җил - төньяк-көнбатыштан, яшен вакытында тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Тулаем республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез урыны белән яшен, юоз булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил, яшен вакытында тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә +18-тән +23 градуска кадәр, көндез +25-тән +30 градуска кадәр, республиканың көнчыгышында – +31-дән +36 градуска кадәр тибрәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.