В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10-нчы февральдә шәһәрнең өч районында җылыүткәргечтән су агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 10-нчы февральдә Казанның өч районында җылыүткәргечтән су агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Бу максатларда «Азино» котельнясыннан магистраль җылылык үткәргечләре суына яшел төстәге Уранин-А буягычы кертеләчәк.
Казан җылылык челтәрләре Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән яшел су акканын күргән очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалының Казан җылылык челтәрләре диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүне сорый: +7(843) 291-87-95 (күп каналлы).
Уранин-А җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.