10 августта «УРАМ» экстрим-паркы Казан спорты көнен бәйрәм итү өчен үзәк мәйданчык булачак. Чара 9:00 сәгатьтә «Тормыш сөюче» пенсионерлары өчен «Көнегез тәртиптә булсын өчен, аны зарядкадан башлагыз» шигаре астында массакүләм иртәнге зарядка белән старт ала. Алга таба бәйрәм кунаклары төрле активлыкларда, мастер-классларда, шулай ук «Спорт у дома» проектының гаилә эстафеталарында үзләренең спорт мөмкинлекләрен бәяли алачак.
Программада күпсанлы ярышлар каралган. Татарстан шәһәрләренең иң яхшы баскетболчылары урам баскетболы буенча 3х3 «Кызгылт сары туп» ярышларында катнашачак. Пляж волейболы буенча турнирда Казанның «Зенит», «Ак Барс», «Динамо-Ак Барс», «Рубин», «Стрела», «УНИКС» профессиональ клублары йолдызлары чыгыш ясаячак. Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр каратэ, фехтовкалау, бадминтон, керлинг, дзюдо, спорт көрәше, бокс һәм көрәш буенча ярышлар оештырачаклар.
Беренче тапкыр велосипедта йөрү марафоны оештырылачак. Паркта урнаштырылган махсус велосипедларда күрсәтмә күнегүләр бәйрәм кунакларын үсә барган спорт юнәлеше белән таныштырачак.
Төрле дәрәҗәдәге ярышлар шәһәрнең башка мәйданчыкларында да узачак. Иртә таңнан илнең 30 төбәгеннән иң көчле спортчылар Казан триатлонында чемпион исеме өчен көрәшәчәк. Трассаның төп өлеше «Казан» гаилә үзәгеннән старт алып, Сибгать Хәким урамы аша узачак.
Казансу елгасы сулык мәйданында «Казан җилкәннәре» җилкән спорты буенча ярышлар узачак. Узышларны яр буеннан күзәтергә мөмкин булачак.
Пляж спорт төрләре үзәге территориясендә пляж волейболы, футбол һәм гандбол буенча шәһәр чемпионатлары узачак.
«Мотор» стадионында футбол буенча Казан Кубогы өчен сигез яшь төркемендә турнирлар планлаштырылган, анда спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм футбол ветераннары көрәшәчәк.
Барлык чараларның тулы җәдвалы физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.