Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2019, 13:26

10 августта Казан Бөтенроссия физкультурачылар көненә кушылачак

Бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы Горький исемендәге парк булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Алинә Бережная). 10-нчы августта Казанда Бөтенроссия физкультурачылар көне узачак. Бәйрәм шәһәрдә август аенда үткәреләчәк спорт вакыйгаларын ачып җибәрәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр итте.

Физкультурачылар көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданы - Горький исемендәге парк булачак. Биредә 9.00 сәгатьтә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы башланачак. Узган уку елында ярышларда 13 спорт төре буенча барлыгы 53 меңнән артык укучы катнашты, диде С.Вострикова. Шулай ук мактау грамоталары һәм аерым билгеләр белән спорт ветераннары, физик культура өлкәсендә әйдәп баручы хезмәткәрләр, спорт осталары һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр бүләкләнәчәк.

11-нче августта, бәйрәм кысаларында, Меңьеллык мәйданында, Үзәк стадион каршында, бөтен Татарстаннан иң яхшы командалар арасында 3х3 баскетбол буенча «Оранжевый мяч – 2019» Бөтенроссия турниры узачак. Аерым турнирлар өч яшь категориясендә узачак: 13 яшьлек һәм аннан да кечерәкләр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән алып аннан да өлкәнрәкләр. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен сайтта гариза калдырырга кирәк.

Шулай ук августта көч спорты фестивале узачак, анда атлетлар тамашасы булачак, дип сөйләде С.Вострикова. «Бәйрәм кысаларында пычак ыргыту, киберспорт, шахмат кебек спорт төрләре буенча ярышлар узачак. Шулай ук фестивальдә ярышларны карарга һәм спорт биюләре, брейк-данс буенча мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак», - дип хәбәр итте спикер.

Күрсәтмә чыгышларны фехтование федерациясе әгъзалары күрсәтәчәк. Һәркем үзен шпага белән идарә итү сәнгатендә сынап карый алачак. Моннан тыш, кунаклар керлингчылар чыгышларын да карый алачак.

Моннан тыш, «Хезмәт резервлары» стадионында футбол буенча Казан Кубогы, Казансу акваториясендә җилкән спорты буенча шәһәр беренчелеге узачак, ә пляж спорт төрләре үзәгендә пляж футболы, гандбол һәм волейбол буенча турнир үтәчәк.

Август спорт ярышлары 31-нче августта Timerman Kazan Triathlon full 2019 ярышлары белән тәмамланачак.

«Ярышларда бөтен илдән 700-дән артык спортчы катнашачак. Алар арасында спринт, эстафета-спринг, олимпия дистанциясе эстафетасы һәм балалар арасында йөгерү һәм олимпия дистанциясе ярышлары да бар», - дип аңлатты С.Вострикова.

Ярышлар Зөядә старт алачак, алга таба маршрут Яшел Үзән районының Петропавловск бистәсе, Иннополис шәһәре, М-7 трассасы аша узачак һәм Казан урамнарын колачлап алачак.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, Казанда халыкның яртысы диярлек спорт белән шөгыльләнә, шуңа күрә шәһәрдә төрле спорт чараларын үткәрү бик мөһим.

«Физкультурачылар көне дә зур бәйрәм булырга вәгъдә итә. Халыкның 45%-ы даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә торган шәһәр өчен бу календарьдагы дата гына түгел. Ел саен бәйрәм төрле яшьтәге һөнәр ияләрен һәм профессионалларны берләштерә, ә бай эчтәлекле программа спортның күп төрләренә ихтыяҗ барлыгын күрсәтә», - дип йомгаклады Е.Лодвигова.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.07.2019
Видеорепортаж
29.07.2019 09:53
Казанда Физкультурачылар көне узачак
Барлык яңалыклар