Казанның Ватан урамы, 45 адресы буенча киләсе атнада «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пункты ачылачак. Бу калдыкларның 35 фракциясен эшкәртүгә кабул итүнең икенче урыны булачак – электроникадан һәм җиһаздан алып дарулардан калган төргәкләренә кадәр. Васильченко урамындагы беренчесендә шәһәр халкы бер елда 82 тонна икенчел чимал тапшырган. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәрнең экологик программасының бер өлеше буларак, чүп-чарны сортларга аеру бик мөһим, чөнки бер елда шәһәр 600 мең тонна чүп җитештерә.
10 апрельдә Ватан урамы, 45 нче йортта «ПЖКХ» ИК төбәк операторы Казанда икенче «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пунктын ачачак. Ул 35 фракция чүп кабул итәчәк, алар арасында: пластик, металл, пыяла, макулатура, тетрапак, шулай ук пенопласт, паучи, электроника, кием-салым, җиһаз, автомобиль каплавычлары һәм даруларның савытлары яки пластик карталар кебек вак чүп төрләре. Кабул итү пунктына шулай ук газета-журналлар тапшырырга мөмкин булачак. Әйберләрне кабул итү 7:00 дән 19:00 га кадәр алып барылачак.
Җыелган бөтен икенчел чимал турыдан-туры эшкәртүчеләргә җибәреләчәк. Төбәк операторы мәйданчыкта активлык күрсәтергә һәм кабул ителә торган фракцияләрне тагын да киңәйтергә вәгъдә итә, бу шәһәрдә җыелган икенчел чималның күләмен һәм сортларга аеру мәсьәләсенә игътибарны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Ышанам ки, монда, «Җыю ноктасы»на халык сукмагы үсмәячәк. Казанлыларның күбесе чүп-чарны аерым җыюның мөһимлеген аңлый. Күп кенә халык чүп-чарны тирәнтен сортларга аера, һәм без андый кешеләргә бик рәхмәтле. Шәһәр һәркөнне 1600-1800 тонна, ә бер елда 600 мең тонна калдык җитештерә. Безгә чүп күләмен киметергә һәм эшкәртүне үстерергә кирәк», — дип саный Илсур Метшин.
«Без яңа урынны озак эзләдек һәм Совет районы халкының бу пунктны бик көткәнен беләбез. Чын күңелдән ышанам, мондый проектлар төбәк операторы инициативасы буенча гына үсмәячәк һәм булдырылмаячак, чөнки экология һәркемгә кагыла», – дип шәрехләде яңа пункт ачылышын «ПЖКХ» ИК генераль директоры Евгений Чекашов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, яңа пункт 5 фракцияне кабул итәчәк, аларны торак йортлар янында урнаштырылган сары сеткада да калдырырга мөмкин. Әлегә яңа «Җыю ноктасы»нда куркыныч калдыклар: батареялар, градус үлчәгечләр һәм терекөмешле лампалар кабул ителми.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның мартында Казанда Васильченко урамындагы 6 йорт адресы буенча «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итү пункты ачылды. Бирегә бер ел эшләү дәверендә казанлылар 82 тоннадан артык төрле икенчел чимал алып килгәннәр. Еш кына халык эшкәртүгә йомшак пластик, картон һәм резин алып килгән. Кабул итү пунктында 5 меңнән артык кеше булды, алар арасында шәһәр кунаклары да, шәһәр экскурсияләре кысаларында мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары да бар иде.
Җыелган икенчел чималны, йортларда эшкәртелә торган калдыкларны фракцияләргә бүлеп, түләүсез калдырырга мөмкин. Әгәр урында кыенлыклар килеп чыкса, «ПЖКХ» ИК хезмәткәрләре һәм юл күрсәткечләре җиңел генә юнәлеш табарга ярдәм итәчәк.
2024 елда Казан территориясеннән 580 мең тонна коммуналь калдыклар чыгарылган. Алдагы ел белән чагыштырганда чыгару күләме 8% ка арткан. Хәзер Казанда каты көнкүреш калдыкларын җыю 10945 чүп савыты мәйданчыгыннан башкарыла, аларда калдыкларны җыю өчен 30205 савыт куелган, шул исәптән 1944 металл челтәр әоҗәләр аерым сортларга аерылган калдыклар өчен билгеләнгән. Бер ел эчендә сары сеткалардан 3935 тонна калдык алынган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 1290 тоннага күбрәк.