В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара алдыннан шәһәр халкы күмәк зарядкада һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класста катнаша ала
29 сентябрь көнне Урицкий исемендәге паркта «Тормышка 10 000 адым» дип аталган Россия күләмендәге чара уздырыла. Шәһәр халкы күмәк зарядкада һәм скандинавия йөреше техникасы буенча мастер-класста катнаша ала.
Акциядә катнашырга теләге булганнар сәгать 9:30 га кадәр чарага теркәлергә тиеш. Сәгать 10:00 да ачылыш тантанасы көтелә. Алга таба шәһәр халкы күмәк зарядка ясап, скандинавия йөреше техникасы буенча мастер-класста катнаша ала.
Акция сәгать 10:30 да башлана һәм 12:30 да тәмамлана. Чарада катнашучылар 10 мең адым атлаячак. Ярты чакрым һәм бер чакрым юл үткән саен волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ казанлыларга терәк булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Мәйданчыкта шәһәр халкы кан басымын үлчи, кандагы глюкоза һәм холестерин күләмен билгели алачак. Республиканың иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре әлеге тикшеренү күрсәткечләре нигезендә һәр кешегә аерым консультация үткәрәчәк.
Чара Бөтендөнья йөрәк көненә багышлана һәм шәһәр мэриясе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар берлеге һәм Татарстан Республикасының скандинавия йөреше федерациясе ярдәме белән республиканың иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырыла.