В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акцияне үткәрү өчен төп мәйданчык буларак Урицкий паркы сайланган
Марат Мөгыйнов фотосы
Башкала халкы акциянең төп максаты итеп билгеләнгән 10 мең адымны бергәләп атлар, дип көтелә. Чара кунаклары өчен шулай ук инструкторлар җитәкчелегендә саф һавада массакүләм күнегүләр ясау чарасы һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класс әзерләнә.
Мәйданчыкта интерактив зоналар эше каралган: теләге булган һәр кеше кан басымын үлчи, шулай ук кандагы шикәр һәм холестерин күләмен тикшерә ала. Моннан тыш, волонтерлар беренче ярдәм күрсәтүгә өйрәтү буенча кыска курс үткәрәчәк.
Акциядә төрле яшьтәге башкала халкы катнаша ала, яшь чикләүләре каралмаган. 9:30 сәгатьтә катнашучыларны терки башлыйлар, акция үзе рәсми рәвештә 10:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Сәламәтлек – иң зур байлык. Саулыгың турында кайгырт!