Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.08.2019, 15:01

1 сентябрьдә Казанның Идел буе райнында ясле төркемнәре булган балалар бакчасы ачу планлаштырыла

Бу илебездәге беренче лифтлы мәктәпкәчә учреждение булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август, Алинә Бережная). Казанда «Волжские просторы» торак комплексында балалар бакчасы төзелеше ахырына якынлаша. Рауис Гәрәев урамындагы объектны 1-нче сентябрьдә ачу планлаштырыла. 220 урынлык балалар бакчасы илебездә лифтлы беренче мәктәпкәчә учреждение булачак. Бу хакта бүген шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа балалар бакчасына пресс-тур барышында ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сөйләде.

Уку йортын торгызу 2018 елда «Демография» милли проекты кысаларында башланды. Өч катлы балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан 201 млн. сум бүлеп бирелгән. 4,6 мең кв.м мәйданлы объектны «БарсЭлитСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзи.

Яңа балалар бакчасына яшь ярымнан олырак балалар йөри ала. Ясле төркемнәре бинаның беренче катында урнашкан. Һәр төркемнең үз йокы бүлмәсе, гигиена бүлмәсе, буфет һәм чишенү бүлмәсе бар. «Бакчаның үзенчәлеге шунда ки, аны проектлаганда балаларның гармонияле үсеше өчен барысы да исәпкә алынган. Гадәти балалар бакчалары өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен проектлана, бу ясле төркемнәре өчен эшләнгән, анда 1,5 яшьтән олырак балалар йөри ала», - дип аңлатты С.Шырыбыров.

Балалар бакчасының икенче катында урта яшьтәге балаларның алты төркеме өчен бүлмәләр булачак. Шунда ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар урын алачак.

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары сөйләвенчә, балалар бакчасы 1-нче сентябрьдә үк үз ишекләрен ачачак. Объектта гомумтөзелеш эшләре тәмамланган, отделка эшләре ахырына якынлаша, хәзерге вакытта якын-тирә территорияне төзекләндерү, уен мәйданчыкларында күләгә япмалары урнаштыру эшләре бара.

Яңа балалар бакчасында аз хәрәкәтләнүче балалар төркемнәрен укыту өчен шартлар тудырыла. Илдә беренче буларак мәктәпкәчә учреждениедә лифтлар урнаштырылачак. «Мондый балалар бакчасы булганы юк иде әле, бу - уникаль уку йорты», - диде С.Шырыбыров.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада «Демография» милли проекты кысаларында барлыгы 6010 урынлы 29 балалар бакчасы төзелә, шуларның 10-сы - Казанда. Барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә ясле төркемнәре каралган.

Барлык яңалыклар