Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2025, 10:45

1 сентябрьдә Казан мәктәпләренә 17 мең беренче сыйныф укучысы киләчәк

Кайбер мәктәпләрдә параллельдә 12 беренче сыйныф булдырылды

Казанда яңа уку елында парта артына 181 мең бала утырачак, шуларның 17 меңгә якыны – беренче сыйныф укучылары. Беренче сыйныф укучыларының иң күп саны 184 нче гимназиядә – анда 423 бала 12 параллель сыйныфка бүленгән. 185 нче лицейда да 12 беренче сыйныф 351 укучыга ачыла. 83 нче, 182 нче, 186 нчы лицейларда һәм 107 нче гимназиядә 10шар беренче сыйныф булдырылды.

Казанда урнашкан гадәт буенча иң кечкенә укучыларны Казан мэриясеннән бүләкләр көтә. Беренче сыйныф укучыларына – «Игелекле эшләр көндәлекләре» һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар, ә икенче сыйныф укучыларына «Яшь эколог көндәлекләре» тапшырылачак.

3 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә «Экстремизмга – юк!»  дигән бердәм дәрес узачак, шулай ук Бесландагы фаҗигане искә алу көненә багышланган класс сәгатьләре һәм әңгәмәләр үткәреләчәк.

5 сентябрьдә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» узачак, аның кысаларында мәгариф учреждениеләрендә укучыларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү өчен чаралар оештырылачак.

8 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр мәктәпләрдә «Игелек атнасы», шулай ук гражданлык-патриотик тәрбиягә, бөтенроссия акцияләренә, «Мөһим вакыйгалар турында сөйләшүләр» һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган көннәр узачак.

Хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәткә багышланган «Игелек дәресләре», чаралар, әңгәмәләр, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәлеп итеп, бер-берсенә карата сабыр мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән уеннар оештырылачак.

Атна балалар йортларына һәм дәвалануга мохтаҗ балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәләре уздыру белән тәмамлана.
Барлык яңалыклар