В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Иртәгә, 1-нче октябрьдә, казанлылар халыкны социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак. Россия Федерациясе Президентының Татарстанда кабул итү бүлмәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кайнар линия оештырылачак.
Гражданнарның сорауларына 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Кайнар линия телефоны: (843) 221-80-38, дип хәбәр итәләр ТР буенча баш федераль инспектор аппаратында.