Кайбер парковкаларда тариф үзгәрә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). 1 ноябрьдә Казанда яңа муниципаль парковкалар эшли башлый. Алар урам-юл челтәренең 41 өлешендә оештырыла – Казан урамнарында парковка урыннары саны 1185-кә артачак. Кайбер парковкаларда тариф үзгәрә.
Тарифлар Театр, Ирек Мәйданы, Профессор Нужин урамнарындагы парковкаларда үзгәрә – сәгатенә 100 сум; Профсоюз, Жуковский, Гоголь, Япеев, Щапов, Лейтенант Шмидт, Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнарында – 70 сум; Борхан Шаһиди һәм Курашов урамнарында – 30 сум. Яңа парковкаларда автомобильне сәгатенә 50сумга калдырып булачак.
Муниципаль парковканы түбәндәге ысуллар белән түләп була: 3116 кыска номерына смс-хәбәр җибәрү, паркомат аркылы, дип хәбәр итә Транспорт комитеты. Хәзерге вакытта шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә “Казан паркингы” боты аркылы һәм “Яндекс деньги” һәм “Сбербанк онлайн” аша парковка счетларын тутыру юллары белән дә парковка өчен түләп була. Парковклара өчен түләмәгән очракта штраф зурлыгы 2500 сум була.
Үзгәрешләр инвалидлар өчен урыннарга да кагыла. Хәзерге вакытта муниципаль парковкаларда 10% урын I һәм II төркем инвалидлар өчен бүленгән. 1 ноябрьдән “инвалид” билгесе астында III төркем инвалидлар да машиналарын калдыра алачаклар. Моннан кала, автомобиль билгеләрен бирү тәртибе дә үзгәрә, хәзер аларда инвалид турында мәгълүмат язылачак (Исем-фамилиясе, туу вакыты, инвалидлык белешмәсенең сериясе һәм номеры, инвалидлык төркеме һәм гамәлдән чыгу вакыты). Аларны гариза буенча медик-социаль тикшерү бюросындаалырга мөмкин. Шулай да, әлеге автомобильләр түләүле урыннарда калдырылган булса, алар өчен түләргә кирәк булачак. Башка автомобильләргә инвалидлар өчен урыннарны алырга тыела. Моның өчен 5000 сум күләмендә штраф каралган.
Хәзерге вакытта парковка мәйданчыкларын әзерләү эшләре дәвам итә – юл билгеләре һәм паркоматлар урнаштырыла, юл тамгалары салына, муниципаль парковкаларда түләү барышын тикшереп торачак фото-видео теркәү өчен программа-аппаратлы комплекслы автомобильләр алынды, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Искәртергә кирәк, 1 ноябрьдән Казанда Галактионов һәм Сафьян урманарында бер яклы хәрәкәт кертелә.