Очышлар атнага дүрт тапкыр башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). 1-нче ноябрьдән Истанбулга Казаннан яңа халыкара рейс ачыла. Очышлар атнага дүрт тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Казанның «Победа» лоукостеры рейсларына Истанбул халыкара аэропорты хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук авиакомпания атнага ике тапкыр Казаннан Анталиягә даими рейслар башкара.
Россиялеләргә Төркиягә 60 көнгә кадәр вакыт аралыгында барып кайту өчен виза рәсмиләштерү таләп ителми. Авиабилетларны «Купить билет» сервисы ярдәмендә kazan.aero аэропортының рәсми сайтында, шулай ук Казан аэропортының мобиль кушымтасында алырга мөмкин.
СОVID-19 таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясенә чит дәүләтләрдән килгән барлык кешеләргә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең карантин чараларын үтәү буенча таләпләрен үтәргә кирәк, дип искә төшерә Казан аэропорты матбугат хезмәте.