В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген төнлә һәм иртәгә көндез яңгыр явачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 1-нче майда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, җил - төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Бүген төнлә һәм иртәгә көндез яңгыр явачак. Төнлә температура +2-4 градус, көндез +8-10 градус булачак.
Гомумән алганда, Татарстанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр булуы көтелә. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача, төньяк-көнчыгышка күчүчән. Төнлә һава температурасы +1-6 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +8-13 градуска кадәр күтәреләчәк.
2-нче майда республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак, төнлә һәм иртән яңгыр явачак, көндез явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр тирбәләчәк, көндез һава +6-11 градуска, көньяк районнарда +16 градуска кадәр җылыначак.
3-нче май Татарстанда явым-төшемсез булачак. Төнлә һаваның минималь температурасы -1-дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +12-17 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.