Ул 10:00 дән 22:00 гә кадәр ачык.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). 1 нче июнь көнне «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына 18 яшькә кадәрге килүчеләр өчен керү бушлай булачак. Акция Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.
Күзәтү мәйданчыгы көн саен 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшли. Өлкәннәр билетлар буенча керә алачак, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, күзәтү мәйданчыгы март аенда эшли башлады. Узган сезонда анда 184 мең кеше булган.