Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2019, 11:59

1 июньнән Татарстанда шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларына кабул итү башлана

Быел оештырылган җәйге ял барлыгы 200 меңнән артык баланы колачлаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Ксения Швецова). 1-нче июньнән Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларына беренче кабул итүләр башлана. Быел республикада 200 меңнән артык бала оештырылган җәйге ял белән тәэмин ителәчәк, алар өчен 1815 ял оешмасы эшләячәк, дип сөйләде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Татарстанда җәйге ялның иң зур сәламәтләндерү челтәрләренең берсе сакланып калган, анда 150 объект исәпләнә, шул исәптән дәүләт, муниципаль һәм ведомство стационар лагерьларын да кертеп, дип билгеләп үтте Д.Фәттахов. Моңа 1996 елдан башлап Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңадан профилләштерүнең тыелуы нәтиҗәсендә ирешелде, дип өстәде ул.

Республикада балалар лагерьлары инфраструктурасының торышына зур игътибар бирелә. Быел ТР Президенты шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларын реновацияләү һәм капиталь ремонт программасын башлау турында карар кабул итте, аңа өч ел дәвамында якынча 7 млрд сум акча юнәлдереләчәк, дип искәртте Д.Фәттахов. Бу совет чорында ук төзелгән балалар лагерьларын яңартырга мөмкинлек бирәчәк. «Бу 3 ел эчендә республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә 94 объектны тәртипкә китерәчәкләр. Без мондый инфраструктурасы булган бердәнбер төбәк булачакбыз, - диде Д.Фәттахов. – Без, республиканың барлык балаларын колачлап алганнан соң, безнең кебек шартлары булмаган башка төбәкләрдән дә балаларны кабул итә алачакбыз».

Быел лагерьларны яңартуга 1,4 млрд сум акча тотылачак. Бу Казан һәм республика муниципаль берәмлекләре территориясендә 21 шәһәр яны лагерен реконструкцияләргә яки нульдән төзергә мөмкинлек бирәчәк. Реновация проектлары шәһәрлеләрнең фикерләрен өйрәнгән белгечләрне җәлеп итеп эшләнгән. «Биналарның һәр квадрат метры өчен җентекле анализ ясалды. Яңа лагерьлар барлык заманча таләпләргә туры киләчәк, беренче чиратта – балалар таләпләренә туры киләчәк», - дип ассызыклады спикер.

Оештырылган ял барлыгы 218 мең 672 баланы колачлаячак. Традицион рәвештә ял итү программалары үзенең социаль юнәлешен саклап кала, дип билгеләп үтте Д.Фәттахов. Бушлай юлламалар белән халыкның яклаучысыз категорияләренә караган 54 мең 831 бала тәэмин ителәчәк. Лагерьларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 573 бала да ял итәчәк - ишетү, күрү, интеллектына зыян килгән, шикәр диабеты, ДЦП һәм аутизм белән авыручы балалар.

Балалар лагерьларын эшче кадрлар белән тәэмин итү өчен белгечләр әзерләү буенча системалы эш алып барыла. Ел саен республикада «Әйдаманнар мәктәбе» уза, анда 2 меңгә якын кеше белем ала. Тагын 400-гә якын кеше девиант тәртипле балалар өчен «Әйдаманнар мәктәбе»ндә укый.

Әмма лагерь инфраструктурасы һәм кадрлар әзерләү балаларның тулы канлы ялы өчен кирәкле булган бөтен нәрсәне дә үз эченә алмый. Балаларны кабул итәр алдыннан, бөтен лагерьлар да барлык таләпләргә һәм нормаларга туры килергә тиеш, дип билгеләп үтте «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Раил Моратшин. «Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органнарыннан 118 шәһәр читендәге лагерьдан 7 күрсәтмә, 945 мәктәп яны лагерьыннан 23 күрсәтмә алынды. Ачыкланган таләпләрне бозулар системалы түгел һәм лагерьлар эшли башлаганчы бетереләчәкләр. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре яки Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең таләпләре үтәлмәгән лагерьлар эшенә катгый рәвештә юл куелмаячак», - диде ул.

Лагерьларда сак һәм тәртипне шәхси сакчылык предприятиеләре тәэмин итәчәк – бу максатларга 25 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, барлык учреждениеләргә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре беркетелгән, дип өстәде Р.Моратшин.

Барлык яңалыклар