В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җынтыкка кергән барлык иллюстрацияләрне Казан балалары ясаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Ксения Швецова). Иртәгә, Балаларны яклау көнендә, Татарстан башкаласында “Казан риваятьләре” китабы тәкъдим ителә, китапка иллюстрацияләрне Казан балалары ясаган. Яшүсмерләр клубларында, сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм сәләтле балалар ясаган рәсемнәрне бер экспозициягә берләштереп, Казан ратушасында галереяда куячаклар.
“Юлбасма” яшь татар нәшрияты һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының уртак проекты кысаларында чыккан китап – Казан белән бәйле иң танылган татар риваятьләре җыентыгы. Анда Сөембикә ханбикә, канатлы Зилант, Кабан күле хәзинәләре, Казанның барлыкка килүе турындагы риваятьләрне укып була. Китапка барлыгы 50 риваять кергән.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләгәнчә, сентябрьдән мартка кадәр балалар арасында бәйге узды. “Безгә 300-дән артык рәсем килде, алар арасыннан 50 иң яхшысын сайлап алдык, алар китапка керде”, - диде ул.
Китап тиздән китап кибетләре киштәләрендә пәйда булачак – китапның тиражы 1,5 мең данә. Китаптагы риваятьләр рус һәм татар телләрендә язылган, рус теленә риваятьләрне танылган балалар язучысы Борис Вайнер җайлаштырган.
“Казан риваятьләре” китабы иртәгә, 1 июньдә, Казан Ратушасында 11.00 сәгатьтә тәкъдим ителә.