Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2021, 16:51

1 июньдә Казанда Балалар тимер юлында поездлар хәрәкәте ачылачак

Пассажир составлары Яшьләр станциясеннән Зөбәрҗәт станциясенә кадәр барачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 1-нче июньдә Казан Балалар тимер юлында Балаларны яклау көненә һәм җәйге җитештерү практикасы ачылуга багышланган бәйрәм чаралары узачак. Бу көнне яңадан пассажир составы йөри башлаячак – балалар машинист, поезд начальнигы, проводник, контролер-ревизор вазыйфаларын башкарачак.

09:00 сәгатьтә пассажирлар сезоны ачылуга багышланган тантаналы линейка узачак. Беренче ел укучыларына тантаналы рәвештә яшь тимерьюлчы таныклыкларын тапшырачаклар, уку буенча иң яхшыларны тәбрикләячәкләр һәм җәйге профильле практиканы ачачаклар.

Алга таба беренче поездның хәрәкәтенә старт биреләчәк. Казанлылар Яшьләр станциясеннән Зөбәрҗәт станциясенә кадәр һәм кире әйләнеп кайта алачак. Поезд көненә дүрт рейс ясаячак: 10:00, 11:23, 14:15 һәм 15:38. Дүшәмбе һәм сишәмбе – ял көннәре. Бу көнне 14 яшькә кадәрге балалар поездда бушлай йөри алачак. Биш яшькә кадәрге балалар өчен юл бөтен җәй дәвамында бушлай булачак, дип хәбәр итә  »Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Горький тимер юлы

Исегезгә төшерәбез, Казанда балалар тимер юлы 2007 елда ачылды. Юлларның озынлыгы 4,288 км тәшкил итә. Хәзерге вакытта Балалар тимер юлы ике станция һәм ике платформаны үз эченә ала. Кышын балалар теорияне өйрәнәләр, язын имтиханнар тапшыралар, җәй көне алган белемнәрен ныгыталар, тимер юл инфраструктурасына хезмәт күрсәтәләр һәм йөртү процессы белән идарә итәләр.

Барлык яңалыклар