Акциядә Казанның сигез гомуми белем бирү учреждениесеннән 25 укучы катнашачак.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
10 яшь экскурсовод үз көчләрен ТР Милли музеенда, калган 15 е аның филиалларында (Боратынский музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Шәриф Камал музеенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында) сынаячак.
Акциядә Казанның сигез мәктәбеннән укучылар катнаша. Бу вакыйгага алар өч атна әзерләнгән. Экскурсоводларның яше – 9 дан 17 гә кадәр, аларның кайберләренең халык алдында чыгыш ясау һәм экскурсияләр алып бару тәҗрибәсе бар инде. Әйтик, «Шаян-ТВ» балалар телеканалында тапшыру алып баручы, Мәскәү районының 2 нче гимназиясе укучысы Азанат Зәйнуллин Габдулла Тукай әдәби музеенда экскурсия уздырачак. Мәктәпләрдәге эзләнү отрядларында катнашучылар үзләрен Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында экскурсовод ролендә сынап караячак.
Экскурсовод балалар һәм аларның педагоглары ТР Милли музееннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак.
Укучылар тарафыннан экскурсияләр үткәрү акциясеннән «Музей – яңа мөмкинлекләр территориясе» проекты старт ала, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.