Программада - киногеройлар белән дәресләр, биюләр буенча мастер-класслар, балалар йогасы, Zumba Kids.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Халыкара балаларны яклау көненә «Яшел фитнес» социаль-спорт проекты Россия Спорт министрлыгы ярдәмендә яшь спорт сөючеләр өчен махсус онлайн-күнегүләр программасын башлап җибәрә.
1-нче июньдә проект тренерлары һәм инструкторлары көне буе яшь катнашучылар өчен махсус җайлаштырылган онлайн-дәресләр, шулай ук бөтен гаилә белән үтәү өчен билгеләнгән онлайн-дәресләр үткәрәчәк. Программада танылган киногаләм геройлары белән күнегүләр, биюләр буенча мастер-класслар, балалар өчен йога, гаилә күнегүләре, Zumba Kids һәм башка бик күп юнәлешләр каралган, дип хәбәр итә оештыручылар. Тренировкалар проектның Instagram-аккаунтында түбәндәге җәдвәл буенча узачак:
10.00 - Disco animation, супергеройлар белән бию күнегүләре;
11.00 - «Чударики», балалар өчен могҗиза-күнегү;
12.00 - Zumba Kids;
14.00 - Балалар һәм яшүсмерләр өчен гомуми физик әзерлек;
15.00 - «Baby Бум», булачак әниләр өчен тренировка;
18.00 - Балалар йогасы;
19.00 - «Шат күңелле балалар һәм аларның әти-әниләре», балалар һәм өлкәннәр өчен күнегүләр.
«Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәте шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә - паркларда һәм скверларда, пляжларда, яр буйларында һәм мәйданнарда атналык бушлай спорт чаралары уздыру юлы белән спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра. Берничә ел эчендә проект халыкара статус алды, ул Россиянең һәм дөньяның 63 шәһәрен колачлый, гомуми саны 150 мең кешегә җитә.
«Яшел фитнес» «Спорт - тормыш нормасы» федераль программасы нигезендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аның бурычларының берсе булып системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар санын 2024 елга халыкның 55%-ына кадәр арттыру тора.