Җәй көне учреждениедә Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 1400 бала ял итә алачак
Фото: Денис Гордийко
Лагерьны ачу тантанасы 1 нче июньгә – Балаларны яклау көненә планлаштырылган. Шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сүзләренә караганда, лагерьда төзекләндерү эшләре Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән гамәлгә ашырылган.
Спорт объектларын яңарту турында сөйләгәндә, спикер БРИКС уеннары узачак Үзәк стадионда, җиңел атлетика манежында, шулай ук Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә капиталь ремонт төгәлләнүе турында хәбәр итте. Халыкара ярышлар өчен барлыгы 17 мәйданчык җәлеп ителәчәк.
«БРИКС уеннарына әзерлек безгә күп кенә спорт объектларын яңартырга мөмкинлек бирде. Бу шәһәр өчен дә, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә зур файда. Безнең объектлар эшсез тормый, алар иртәдән кичкә кадәр тулы. Моннан тыш, бу Россия һәм төбәк турнирларын үткәрү өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм премьер-министр Алексей Песошинга Үзәк стадионны яңартуда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары вакытында ТР башкаласы 70 илдән спортчылар кабул итәчәк. Алар арасында 300 дән артык медальләр комплекты уйнатылачак. Казанның спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче тугыз спортчыга да турнирда катнашу бәхете елмаерга мөмкин. Аларга сайлап алу ярышларында үзләрен күрсәтергә туры киләчәк. «Безнең барлык спорт мәктәпләре әлеге масштаблы вакыйгага судьялар, оештыручылар һәм волонтерлар сыйфатында актив рәвештә җәлеп ителә», – дип ассызыклады докладчы.
Моннан тыш, ремонт эшләре көзге-кышкы спорт сезонына әзерлек кысаларында да алып барыла. Мәсәлән, «Ракета» стадионында ясалма өслек, йөгерү өчен юллар һәм футбол кырының торба системасы яңартыла. «Хезмәт резервлары» стадионы бинасында – бокс залы, ә «Тасма» стадионында 1976 елда төзелгән җиңел атлетика манежы төзекләндерелә. «Барлык объектларны да Шәһәр һәм республика көненә тапшыру планлаштырыла», – диде Линар Гарипов.
Диләрә Гафурова