Шәһәр халкын тынычлык сакларга һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңларга өндиләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). 1-нче һәм 2-нче октябрьдә Казанда һәм Татарстанның муниципаль районнарында гадәттән тыш хәлләр турында төбәк, җирле һәм локаль сөйләм системаларын тикшерәчәкләр. Шул исәптән белгечләр халыкка тиз арада хәбәр итүнең комплекслы системасын тикшерәчәк. Шәһәр халкын тынычлык сакларга һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңларга өндиләр.
1-нче октябрьдә көн дәвамында «Татарстан – Новый век» телевизион каналы, беренче мультиплекс (РТРС-1) эфир телевидениесе һәм радиотапшыруларының санлы каналлары трансляцияләнәчәк. Экраннарда түбәндәге хәбәр тексты трансляцияләнәчәк: «Игътибар! Татарстан Республикасы хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә! Игътибар! Татарстан Республикасы хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә!».
Шулай ук 1-нче октябрьдә 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр җәмәгать транспортында - трамвай һәм троллейбусларда «ПТV – ТРИОН» халыкка мәгълүмат бирү системасын тикшерәчәкләр. Пассажирларга махсус хәбәр белән видеороликлар күрсәтәчәкләр.
9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казанда түбәндәге текст белән «ИДИС» хәбәр итү системаларының 18 җайланмасы эшли башлаячак: «Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә».
Шул ук вакытта 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр республика башкаласында һәм барлык муниципаль районнарда РСУ-600 һәм РСУ-300 сөйләм хәбәр итү системаларын урнаштыру эшләре башланачак. Хәбәр тексты: «Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә».
Шулай ук 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казан ТЭЦ-1, ТЭЦ-3(ПТК-16) һәм «Газпром Сжиженный газ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кебек зур куркыныч-җитештерү объектларында ЕДДС аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
10.30 сәгатьтән 11.30 сәгаткькә кадәр «ТГК-16» ААҖ Казан ТЭЦ-3, «Казаноргсинтез» ААҖ, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ һәм «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКПУ предприятиеләренең хәбәр итү локаль системаларын эшләтеп карыячаклар.
2-нче октябрьдә 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казанда һәм барлык муниципаль районнарда С-40 электросиреналарын сиреналар җибәрмичә генә тикшерү үткәреләчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Татарстан Республикасы халкыннан һәм кунакларыннан тынычлык саклауларын һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңлауларын сорый.