В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста катнашырга 2-11 сыйныф укучылары чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 1 февральдән 25 февральгә кадәр Казанда мәктәп укучылары арасында чүпне аерып җыю буенча бәйге узачак. Анда 2-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Проект мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының игътибарын шәһәрнең экологик торышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән, ул үз эченә ала: чүпне аерып җыюга иң яхшы социаль реклама һәм икенчел чималны креатив файдалану буенча иң яхшы мастер-класс бәйгесе (ташландык материалдан эшләнмәләр ясау, утильләштерүнең башка мөмкинлекләре).
Бәйге оештыручылары булып Казан Мәгариф идарәсе һәм Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге тора. Эшләр ecokonkurs_kzn@mail.ru электрон почта аша кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте. Белешмәләр өчен телефон: 273-48-55.