В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобиль йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга кушалар.
Фото: Денис Гордийко
1 нче февральгә каршы төндә Казанда синоптиклар минус 3тән 5 градуска кадәр һава температурасы, кар, буран һәм бозлавык фаразлый. Көндез начар һава шартлары сакланачак, һава температурасы +1дән алып -1 градуска кадәр булачак. Тулаем алганда, Татарстанның кайбер районнарында көчле җил булачак, ул секундына 18 метрга кадәр көчәергә мөмкин һәм күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланачак.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртә. Куркыныч маневрлардан сакланырга, бигрәк тә каршы як полосага чыкмаска киңәш ителә. Иминлек каешларын эләктерергә, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртергә кирәк.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк – юлны бары тик махсус билгеләнгән урында һәм светофорның рөхсәт итүче сигналына гына чыгарга ярый, ә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк.