Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2018, 13:32

1 декабрьдә Казан сәүдә үзәкләренең берсендә СПИДка каршы көрәш акциясе узачак

Казанлылар экспресс-тест үтә һәм үзләренең ВИЧ-статусын белә алачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU 30 ноябрь). 1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә, Казанның "Мега" сәүдә үзәгендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча акция узачак, анда теләгән һәр кеше ВИЧ-ка экспресс-тест уза һәм үзенең ВИЧ-статусын белә алачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, бүген, 30 ноябрьдә, "Татнефть-Аренада" "Җиңү өчен тест" акциясе узачак. "Test to win" сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм ВИЧ профилактикасына юнәлдерелгән. Казанның "Ак Барс" һәм Ярославльнең "Локомотив" командалары арасындагы матч көнендә ВИЧка экспресс-тестны түләүсез аноним узу һәм үз якыннарын ВИЧтан ничек саклау турында консультацияләр алу пункты оештырылачак.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе территориясен санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр иткәнчә, 2018 ел башыннан республикада ВИЧ-инфекцияле 1060 кеше ачыкланган. Шул ук вакытта Татарстанда ВИЧ таралу дәрәҗәсе Россия күрсәткечләреннән ике тапкыр кимрәк: Татарстанда бу күрсәткеч 0,003 тәшкил итә, тулаем ил буенча - 0,006.

Республикада барлыгы 13563 кеше исәптә тора. Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда һәр кешегә, кандагы CD4-лимфоцитларның күләме 1 млга 350 күзәнәккә кадәр кимүгә карамастан (кешенең иммун статусы күрсәткече), ВИЧ-инфекциянең антиретровирус терапиясе тәкъдим ителә.

"Мега" сәүдә үзәгендә профилактик акция 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак. Анда интерактив мәйданчык эше оештырылачак: яшьләр һәм спорт коллективлары чыгышы, төкерек буенча ВИЧка экспресс-тест һәм ВИЧ профилактикасы буенча басма материаллар тарату, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 8 декабрьгә кадәр Татарстанда Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган кайнар линия эшли.

Барлык яңалыклар