Казанда Физик затларның милек салымнарын исәпләүнең гомуми күләме 3,4 млрд. сум тәшкил итә.
2020 елда Казан шәһәре буенча физик затларның милек салымнарын исәпләү күләме (2021 елның 1-нче декабрендә түләү срогы буенча) 3 млрд 428 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән транспорт салымы – 1 млрд 707 млн сум; физик затлар мөлкәтенә салым – 1 млрд 282 млн сум; физик затларның җир салымы – 439 млн сум.
Физик затлар мөлкәтенә салым һәм физик затларның җир салымы Казан шәһәре бюджетына, ә транспорт салымы Татарстан Республикасы бюджетына керә. Физик затларның мөлкәти салымнары өлеше шәһәр бюджетының салым керемнәренең гомуми күләмендә 13% чамасы тәшкил итә.
Бүгенге көндә Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинетында» теркәлгәннәрнең барысы да милек салымнарын түләү буенча хәбәрләр алган, калган салым түләүчеләр мәгълүматларны почта аша ала.
Салымнарны «Салым түләүченең шәхси кабинеты» (ФНС сайтында), «Салымнар түләү» сервисы (ФНС сайтында), «Физик затлар салымы» мобиль кушымтасы, банклар, банкоматлар, почта, түләү терминаллары аша түләргә мөмкин.