Мобиль лаборатория сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Казанлылар бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧ-тест узачак. Мобиль лаборатория 1 нче декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә, сәүдә үзәкләренең берсендә эшләячәк. Нәтиҗәләр урында ук билгеле булачак. Шулай ук бу көнне ВИЧ диагнозы белән яшәүче яшүсмерләр турында «Недетский секрет» фотокүргәзмәсе ачылачак.
Акция ел саен үткәрелә торган «Семья будущего. Здоровье будущего» Промолодежь конференциясе көнендә узачак. Берләштерүче тема гаиләнең психик һәм физик сәламәтлеге үзенчәлекләре булачак. Спикерлар булып практик белгечләр чыгыш ясаячак.
Белгечләр ничек бәхетле булырга һәм сәламәтлекне сакларга икәнлеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук аудитория белән ата-аналарның стрессы һәм баланың мотивациясе, сәламәт туклану һәм уңыш турында сөйләшәчәкләр. Лекцияләрнең тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Чаралар 14:30 сәгатьтә Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең фуд-кортының төп сәхнәсендә башланачак. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр итте ТР Балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.
Конференция РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы алдыннан узачак.