В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кино күрсәтүләр санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). 1-нче августта Казанда «Иске Татар бистәсендә гаилә каникуллары» проекты старт ала. Якын шимбәдә Зәйни Солтан скверында «Конвертта бәхет» фильмы күрсәтеләчәк.
Тамашачыларны Әл-Мәрҗани мәчете һәм Түбән Кабан күле яр буе янында урнашкан иҗтимагый киңлектә көтәләр. Проектны тантаналы ачу 19.30 сәгатькә, кино күрсәтү 20.00 сәгатьтә планлаштырыла.
Алга таба шәһәр халкы кино күрсәтүләргә нинди фильм кертүне үзләре билгеләячәк. Сайлауга берничә нәфис яки анимацион картина тәкъдим ителәчәк. Иске Татар бистәсенең яки «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесенең Instagram аккаунтларында күбрәк лайклар җыйган фильм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кино күрсәтүләр санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәү белән оештырылачак, аерым алганда, 1,5 метрга социаль дистанция.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән башлап Татарстанда яңадан ачык мәйданчыкларда - паркларда, скверларда һәм яр буйларында кино карарга була. 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция 9-нчы августка кадәр дәвам итә.