В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Кремленең Пушечный дворында «Кремльдә Ольга Скепнер катнашында JAZZ» фестиваленең чираттагы концерты узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 1-нче августта Казан Кремленең Пушечный дворында «Кремльдә Ольга Скепнер катнашында JAZZ» дигән XIII Халыкара импровизацион музыка фестивале кысаларында чираттагы концерт узачак. Килүчеләр өчен «К.И.М.» джаз-триосы һәм Chetvergov Band коллективы чыгыш ясаячак.
«К.И.М.» – ул танылган совет һәм Россия джазы гитаристы, Россиянең халык артисты Алексей Кузнецов катнашындагы яңа проект. Аның белән бергә Александр Миронов (фортепиано) һәм Игорь Игнатов (бәрмә инструментлар) чыгыш ясаячак.
Ә Chetvergov Band төркеме танылган Россия музыканты Дмитрий Четвергов тарафыннан оештырылган. Коллектив үзенең авторлык инструменталь фьюжн-программасын башкарачак. Джаз-рок, фанк, этно, соул стильләрендә композицияләр яңгыраячак.
Концерт 19.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.