Программада - студент отрядларыннан биюләр һәм гитара аккомпанементы астында җырлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 1-нче августта Казан тимер юл вокзалында яшьләр бию флешмобы узачак. Программада – студентлар отрядларыннан бию номерлары, шулай ук гитара аккомпанементы астында отряд җырлары.
Ел саен августның беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Тимерьюлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган флешмоб Татарстан башкаласында гына түгел, Түбән Новгородта һәм Ижауда да узачак.
Вокзал алды мәйданында бию номерын 10.30 сәгатьтә карарга мөмкин, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Горький тимер юлы матбугат хезмәте.