Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2023, 11:16

1 нче апрельдә Казанда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланачак

Май аена 22 млн кв. метрдан артык юлны кыш дәвамында тупланган пычрактан чистартачаклар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче март, Татьяна Марюхова). 1 нче апрельдә Татарстан башкаласында шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланачак. Подрядчы оешмалар кыш дәвамында тупланган пычрактан юлларны чистартуга инде керештеләр. Май башына эшләр 22 млн кв. метрдан артык мәйданда башкарылачак. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Узган еллардагы кебек үк, җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала. Сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, гараж кооперативларын, сәүдә объектларын, автоягулык станцияләре челтәрен тәртипкә китерүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

«Эшләрнең төп өлеше подрядчы оешмалар – идарәче компанияләр һәм муниципаль юл предприятиеләре көче белән башкарылачак. Шул ук вакытта икеайлык кысаларында шәһәрне санитар чистарту чараларына шәһәр халкының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның максималь санын җәлеп итү мөһим», – диде И.Куляжев, 29 нчы апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачагын искәртеп.

«Шәһәрне тәртипкә китерү – безнең традиция, быел да аны дәвам итәчәкбез. Тышкы төзекләндерү комитетыннан, район администрацияләреннән, идарәче компанияләрдән барлык катнашучыларны җыештыру өчен кирәкле инвентарь белән тәэмин итүләрен үтенәм», –диде ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә чүп-чарны чыгаруны контрольдә тотарга кушты: «Чүп-чар бөтен шәһәр буйлап таралмасын өчен, машиналар һичшиксез каплаулы булырга тиеш».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 27.03.2023
Видеорепортаж
27.03.2023 09:48
Быел кыш Казан урамнарыннан 938 мең тонна кар чыгарылган
Барлык яңалыклар