В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта гидроизоляцияне торгызу, юл өслеген алыштыру, яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
«Юлларда актив ремонт чоры якынлаша. Аерым алганда, Миллениум күперендә эшләр яңадан башланачак, бу сезонда без аларны тәмамларга тиеш. Инде күнеккәнчә, ремонт вакытында хәрәкәт тулысынча ябылмаячак. Юлга чыкканда, әлеге факторны исәпкә алуыгызны сорыйм», – дип белдерде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Күпердә гидроизоляция торгызылачак, юл өслегенең барлык катламнары алыштырылачак, яктырткычлар һәм башка элементлар урнаштырылачак, шулай ук торык корылмалары өлешчә ремонтланачак.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, ремонт вакытында автомобильләр күпернең икенче яртысы буйлап йөри алачак, анда ике яклы хәрәкәт оештырылачак. Мондый карар узган ел корылманың беренче өлешен ремонтлаган чорда кабул ителгән булган. Хәрәкәтне оештыру схемасы ЮХИДИ белән килештерелгән.
Моннан тыш, сезонара чорда юллардагы чокырларны бетерү мөһим бурыч булып кала, дип ассызыклады Игорь Куляжев. Бригадалар юлларның автомобильләр йөри торган өлешләрендә төзекләндерү эшенә инде керешкән. «Копылов, Мәскәү, Несмелов, Ломжа, Юлиус Фучик урамнарында, Җиңү һәм Хөсәен Ямашев проспектларында, шулай ук башка участокларда ремонт тәмамланды», – диде чыгыш ясаучы.
Үз чиратында Рөстәм Гафаров чокырларны ремонтлау буенча эш темпларын һәм күләмен арттырырга йөкләмә бирде.
Камилә Вилданова