В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасында талпан вирусы энцефалиты йоктыруның өч очрагы теркәлгән, шуларның икесе – чит илләрдән китерелгән
Фото: KZN.RU
Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанда кешеләрдән алынган 2597 талпан тикшерелгән. Иксодлы талпан боррелиозын китереп чыгаручы 471 кешедә бүленеп чыгарылган, тагын өчесендә талпан вируслы энцефалит табылган. Шулай ук тышкы мохит объектларыннан 513 талпан тикшерелгән, аларның 15 ендә иксодлы талпан боррелиозы тудыручы ачыкланган.
Шул ук вакытта табиблар 31 очракта иксодлы талпан боррелиозын тудыручы инфекцияне һәм өчесендә талпан вирус энцефалиты очрагын теркәгән, шуларның икесе – чит илләрдән китерелгән. Авыру симптомнарын KZN.RU материалыннан укырга мөмкин.
Татарстанда 2811,3 гектар мәйданда талпанга каршы эшкәртү үткәргәннәр. Җәйге сәламәтләндерү оешмаларында 608,9 гектар мәйдандагы участокларны эшкәрткәннәр. Исегезгә төшерәбез, эшләр Горький, Җиңү, «Континент», Урицкий исемендәге, «Черек күл», «Крылья Советов» паркларында, Наратлыкта, Горки-Әмәт урманында һәм башка территорияләрдә башкарылды.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә республиканың 8978 кешесе, шул исәптән 1361 бала, талпан вируслы энцефалиттан прививка ясаткан.
Талпан тешләгән очракта талпанны алдыру өчен мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң, энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнен ачыклау өчен, аны лаборатория тикшерүенә китерергә кирәк.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны үзеңә чыгарырга кирәк. Тешләнгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, аннан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга онытмагыз. Алынган талпанны, герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, тикшерүгә Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып килергә киңәш ителә. Тулырак мәгълүматны +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07 телефон номерлары буенча белеп була.