В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер сәгать эчендә пассажир бер юнәлештәге трамвайдан трамвайга күчеп утырудан чикләнмәгән санда файдалана ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август). Казанда бер ай эчендә «Трамвай 60 минут» күчеп утыру тарифыннан 1,5 мең тапкыр файдаланып йөргәннәр. Ул 2 нче июльдән гамәлдә, аны трамвай маршрут челтәрен оптимальләштерү кысаларында керттеләр.
Тарифны тоташтыру өчен яңа транспорт картасы яки моңа кадәр кулланылган карта (баланста 0 сум) кирәк. Картаны тулыландырганда «Трамвай 60 минут» тарифын сайлау зарур. Транспорт картасы буенча әлеге тарифлы пассажир бер сәгать эчендә теләсә кайсы маршруттагы трамвайдан трамвайга күпме тели шулкадәр бушлай күченеп утыру мөмкинлегенә ия. Мондый очракта билгеләнгән түләү 31 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.
Моннан тыш, 2021 елның 16 нчы августыннан Казанда «МЭТ-45» күчеп утыру тарифы гамәлдә, аның ярдәмендә пассажирлар 45 сумга 45 минут эчендә бер электр транспортыннан икенчесенә бер тапкыр күчеп утыра алалар.