Турнирда катнашучылар 42 дисциплинада медальләр өчен көрәшәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Милли чемпионатка Россиянең 65 төбәгеннән йөзүчеләр киләчәк. Шулай ук Казандагы ФИНА су спорт төрләрен үстерү үзәге спортчылары һәм Казахстан, Молдова, Беларусь спортчыларының катнашуы планлаштырыла.
Чемпионат кысаларында «Кыю йөзүчеләр» узачак, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашачак, дип хәбәр ителә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында.