В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир нәтиҗәләре илнең җыелма командасы составын формалаштыруга йогынты ясаячак.
Фото: fdsarr.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 19-нчы марттан 21-нче мартка кадәр Казан Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Татарстан Республикасы башкаласына илнең 23 төбәгеннән 1,5 мең спортчы киләчәк.
Турнирда Россиянең иң көчле спортчылары катнашачак, шул исәптән – дөнья һәм Европа чемпионнары. 14 дисциплинада иң яхшыларны билгеләргә кирәк булачак.
Ярышлар 19-нчы мартта башлана. Йомгаклау этаплары 21-нче мартта узачак. Нәтиҗәләр илнең спорт җыелма командасы составын формалаштыруга йогынты ясаячак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Турнир программасы белән Бөтенроссия бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе сайтында танышырга була, анда шулай ук ярышларның туры эфиры алып барылачак.