Азык-төлек җыелмаларында көнбагыш мае, карабодай, токмач, дөге яки манный ярмасы, печенье һәм чәй бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Казанда аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратыла. Алар 83 мохтаҗ кешегә тапшырылган инде. Әлеге чара «Рамазан - игелекле эшләр ае» акциясе кысаларында ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә.
Изге ай тәмамланганчы 300 гаиләгә барлыгы 1,5 тонна азык-төлек тарату планлаштырыла. Азык-төлек пакетларында көнбагыш мае, карабодай, токмач, дөге яки манный ярмасы, печенье һәм чәй бар.
Азык-төлек җыелмаларын тарату түбәндәге адрес буенча уза: Лобачевский ур., 6. Шулай ук аз керемле гаиләләр азык-төлек ярдәме алу өчен алдан түбәндәге телефон аша языла алалар: 8 (843) 225-33-22.
Моннан тыш, «Рамазан – игелекле эшләр ае» акциясе кысаларында Татарстанда каты авырулы балалар өчен акча җыю бара. Ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында тулырак мәгълүматны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында табарга була.