Яңа форматны республика халкы 16-нчы сентябрьдән башлап куллана алды.
Фото: Марат Мугинов
Исәпләү җайланмалары күрсәтмәләрен уңайлы вакытта һәм теләсә кайсы урында бирергә мөмкинлек бирә торган яңа форматтан татарстанлылар 16-нчы сентябрьдән башлап куллана алды.
Исәпкә алу җайланмаларының күрсәтмәләрен Telegram аша бирү өчен мессенджерга керергә, ID буенча кирәкле ботны табарга, аннары текстны кертү өлкәсендә урнашкан «башларга» төймәсенә басарга кирәк.
Кулланучы үзенең соравын кирәкле юлга керткәннән соң (мәсәлән, «Счетчиклар күрсәтмәләрен бирергә телим»), Telegram-бот аннан шәхесне раслау өчен телефон номерын күрсәтүен һәм мәгълүматны саклау өчен дүрт урынлы PIN-код уйлап табуын сораячак. Шуннан соң әлеге кешенең телефон номерына SMS-код киләчәк. Билгеләп үтәбез, телефон номерын кулдан җыярга яки «Телефон җибәрергә» функциясеннән файдаланырга мөмкин (бу очракта Telegram-аккаунтка бәйләнгән номер кулланыла).
Telegram-бот су, электр, җылылык һәм газ өчен счетчиклар күрсәтмәләрен кабул итә. Шәхси счетның номерын, үз фамилияңне, фатирның номерын хәбәр итәргә, счетчикны сайларга һәм кирәкле күрсәткечләрне кертергә кирәк. Беренче тапкыр керткән вакытта бот аларны алга таба куллану өчен саклаячак: икенче тапкыр шәхси счетның соңгы 3 саны гына кирәк булачак.
«ВКонтакте»да чат-бот та шундый ук схема буенча эшли. Счетчик күрсәткечләрен төркемдәге хәбәрләр аша бирергә мөмкин.
Лилия тавыш ярдәмчесе белән элемтәгә керү өчен: +7(843)207-01-03 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Ул сездән үз мәгълүматыгызны атауны сораячак һәм күрсәткечләрне теркәп куячак, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы.