Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2026, 15:02

Казанда яшәүче ир заты чит ил машинасын сатып алганда 3 миллион сумнан мәхрүм калган

Зыян күрүче чит ил автомобилен сату турындагы белдерүне мессенджерларның берсендә тапкан

Денис Гордийко фотосы

Татарстан башкаласында яшәүче ир заты чит илдә җитештерелгән автомобиль сатып алырга теләп 3 миллион сумга якын акчасын югалткан. Зыян күрүче чит ил автомобилен сату турындагы белдерүне мессенджерларның берсендә тапкан. «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, зыян күрүче чит илдә җитештерелгән автомобильне түбән бәядән сату турында белдерү таба. Аннары ир заты сатучы белән телефон аша элемтәгә керә. Алар сату-алу нечкәлекләре турында фикер алышып, транспорт чарасын сайлыйлар. Машина тасвирламасы белән бергә, сатучы машина алучыга түләү өчен килешү дә юллый.

Зыян күрүче башта 2 миллион сумга якын акча күчерә. Аннары аннан таможня һәм Казанга китереп җиткерү хезмәтләре өчен тагын 1 миллион сум акча сорыйлар. Тулы сумманы күчереп бетергәч, менеджер элемтәгә чыгудан туктый.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклауга һәм тоткарлауга юнәлдерелгән тиешле тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Хокук саклаучылар гражданнарны телефон аша сөйләшү яки интернетта табылган күрсәтмәләр буенча билгесез счетларга акча күчермәскә өнди.

Алдарак Казанда яшәүче пенсия яшендәге ханымның 260 мең сум акчасыннан мәхрүм калуы турында хәбәр ителгән иде. Ул материаль чараларны курьерга биреп җибәргән. Полиция хезмәткәрләре мошенниклык схемасында катнашуда шикләнелгән 22 яшьлек кызны тоткарлаган.

Барлык яңалыклар